Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дания матбугаты: Дания үтә милләтчеләре Русиядә тәҗрибә туплаган


Даниядә үтә милләтчел төркемнәр арасында бигрәк тә куркынычларының берсе – Дания милли фронты (DNF) Русия неонацилары белән тыгыз хезмәттәшлектә тора. Даниянең Ekstra Bladet газеты ачыклавынча, әлеге DNF вәкилләре 2010 елның октябрендә Русиядә булып экстремист оешмаларның берсе - “Славяннар берлеге” (“Славянский союз”) әгъзалары белән очрашкан.

Даниянең үтә уңнары русиядәге хезмәттәшләреннән сугышу ысуллары һәм ут ачу коралларын куллану турында өйрәнгән. Дания милли фронтының интернет сәхифәсендә бу хакта видео һәм фотолар да урнаштырылган.

Русия һәм Дания экстремистларының уртак өйрәнүләре турында мәкаләләр күренгәч, DNF әгъзалары барсын да кире кагарга тырышып, без Русиягә ауга бардык, дип белдергән. Шуннан соң ук алар “Славяннар берлеге” белән араларын өзү турында әйткән. Дания милли фронты вәкиле Мортен Боруп “безне хәрби киемдә урманнарда чабып йөргән төркем итеп белүлүләрен теләмибез” дип белдерә.
XS
SM
MD
LG