Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лебедев адвокаты мәхкәмә карарын шикаять итәчәк


Платон Лебедев
Платон Лебедев
ЮКОСның элекке башлыкларының берсе Платон Лебедевнең адвокаты мәхкәмәнең вакытыннан элек шартлы рәвештә иреккә чыгармау карарын иртәгә шикаять итәчәк.

Адвокат Елена Липцер “Интерфакс”ка, башта кыска шикаять биреләчәк, аннан соң мәхкәмә барышы язулары белән ныклап танышкач, алар өстәләчәк, дип белдерде.

Архангельски өлкәсенең Вельски мәхкәмәсе чәршәмбе Лебедевнең тәртип бозуын сәбәп итеп аны вакытыннан элек азат итүдән баш тартты.

Платон Лебедев белән 13 елга төрмәгә ябылган Михаил Ходорковский мәхкәмә Лебедев үтенеченә баш тартуга карамастан, үзенең дә вакытыннан элек шартлы рәвештә азат итү гаризасы язачагын белдерде.
XS
SM
MD
LG