Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда интихарчылар һөҗүмендә 17 кеше үлгән


Әфганстанның Урузган вилаятендәге Таринкот шәһәрендә өч интихарчы бомба шартлату нәтиҗәсендә 17 кеше үлгән. Андагы хакимият хәбәр итүенчә, үлүчеләрнең унысы балалар. Тагын 37 кеше яраланган.

Интихарчылар бомба шартлатканда кораллы сугышчылар әлеге урынга ут ачып торган. Талиблар җаваплылыкны үз өстенә алган.
XS
SM
MD
LG