Accessibility links

Кайнар хәбәр

Либия көнбатышында гыйсьянчылар һөҗүме башланды


Либия гыйсьянчылары байрагы
Либия гыйсьянчылары байрагы
Либия гыйсьянчылары Тунис чиге буендагы Гезая шәһәре тирәсендә һөҗүм башлады. Соңгы хәбәрләргә караганда, Мөәмәр Каддафи контролендә булган шәһәргә танклардан һәм ракеталардан аталар.

Ике яктан үлүчеләрнең күпме булуы белдерелми.

Элгәре гыйсьянчыларның хәрби җитәкчелеге вәкиле, Либия көнбатышындагы таулы районнарда Мөәмәр Каддафига каршыларның зур көче тупланган, дип белдергән иде.
XS
SM
MD
LG