Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия АКШ-ның Магнитский эше “исемлеге”нә җавап әзерли


Сергей Магнитский
Сергей Магнитский
АКШ-ның Магнитский үлеменә катнашы бар дип фаразланган Русия түрәләрен илгә кертмәү карарына җавап итеп Мәскәү үз “кара исемлеген” әзерли.

Русия президенты сүзчесе Наталья Тимакова әйтүенчә, Дмитрий Медведев әнә шундый күрсәтмә биргән.

Hermitage Capital вакыфы юристы Сергей Магнитский 2009 елда Мәскәүдәге тикшерү барганда ябып тору урынында үтерелгән иде. Магнитскийның Русиядә үлеме белән җинаять эше кузгатылган, ябып тору урынының элекке берничә хезмәткәренә гаепләү белдерелде.
XS
SM
MD
LG