Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриядә демонстрацияләр башланганнан бирле өч мең кеше югалган


Сүриядә Бәшәр Әсадның президентлыктан китүен таләп итеп халык күтәрелешләре башланганнан бирле өч мең кеше хәбәрсез югалган.

Халыкара активистлар төркеме бу хакта мәгълүмат туплап хисапларын интернетка урнаштырган. Алар фаразлавынча, югалганнарның күбесе демонстрацияләрне иминлек көчләре куып тараткан вакытта кулга алган һәм хәзер дә төрмәләрдә кала.

Активистлар кулга алынганнарны азат итү һәм илне демократик юлга тизрәк бастыру таләбе белән Шәм-Шәрифкә басымны көчәйтергә чакыра.

Моңа кадәр хокук яклаучылар март уртасыннан бирле Сүрия хакимияте көч кулланып 1600 кеше корбан булды, дип белдергән иде.
XS
SM
MD
LG