Accessibility links

Украинада күмер базында казада 9 кеше югалган


Украинаның Лугански өлкәсендәге “Суходольская-Восточная” күмер базында булган шартлауда хәбәрсез югалган тугыз кешене эзләү дәвам итә.

17 күмерченең үлеме расланган, тагын ике эшче хастаханәдә кала.

915 метр тирәнлектә метан шартлаган. Ул вакытта күмер базында 28 күмерче булган.

Украина президенты Виктор Янукович, үлгәннәрнең гаиләләренең кайгысын уртаклашты һәм каза сәбәпләрен тикшерү өчен махсус төркем булдырырга күрсәтмә бирде.
XS
SM
MD
LG