Accessibility links

Кайнар хәбәр

Польшада Качиньский очкычы казасы хисабы игълан ителде


Каза булган урынга куелган һәйкәл
Каза булган урынга куелган һәйкәл
Польшада узган ел Смоленски янында элекке президент Лех Качиньский очкычы белән булган каза сәбәпләрен тикшергән махсус төркемнең хисабы игълан ителде.

Очкычның техник яктан мөкәммәл җиһазлары булмау, пилотларның җирдәге хезмәт белән элемтәсендә проблемнар туу һәм шулай ук һава аланында төшү-менү юлының җитешсезлекләре төп сәбәпләр итеп күрсәтелә.

Читтән пилотларга кемнең дә булса басым ясау очраклары табылмаган.

Смоленски янындагы казада ул вакыттагы президент Лех Качиньский җитәкчелегендә рәсми төркемнең барсы да – 96 кеше үлде. Алар Катыньга матәм чараларына юл алган иде.
XS
SM
MD
LG