Accessibility links

Кайнар хәбәр

Донецки күмер базындагы тугыз эшченең язмышы билгесез


Украинаның Донецки өлкәсендә Баженов исемендәге күмер базында казада ике эшче үлде, тагын тугыз күмерченең язмышы билгесез. Каза вакытында күмер базында унбишләп кеше булган дип белдерелә.

Кешеләрне һәм йөкне күтәрү җайланмасының җир өсте өлеше җимерелгән дип хәбәр ителә. Күмер базында эш туктатылган, каза сәбәпләре тикшерелә.
XS
SM
MD
LG