Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеге Косово белән Сербияне чик низагын чишәргә чакыра


Кэтрин Эштон
Кэтрин Эштон
Европа Берлеге янә Сербия белән Косовоны чик буендагы низагны чишеп, мөнәсәбәтләрне җайлау сөйләшүләренә чакырды.

Бу хакта Европа Берлегенең тышкы сәясәт башлыгы Кэтрин Эштон белдерүендә әйтелә.

Кичә кич БМО Иминлек Шурасы Косовода әлеге вәзгыятькә багышланган ашыгыч сөйләшүләр үткәрде. Анда республиканың төньягында яшәүче серблар чиктәге ике капкага һөҗүм иткән иде. Бер көн элек аны Косово полициясе үз контроленә алырга теләде.

Хәзер ике капка да НАТО тынычлык көчләре күзәтүендә. Шулай да косово серблары юлга куелган киртәләрне алырга теләми.
XS
SM
MD
LG