Accessibility links

Кайнар хәбәр

Исламчылар дистә меңнәрчә үз тарафдарын Каһирәгә җыйды


Мисыр президенты Хөсни Мөбәрәк алып ташланганнан соң беренче тапкыр исламчылар чакыруы белән Каһирә башкаласы үзәгендәге Тахрир мәйданында зур митинг узды.

Анда Мисыр ислам дәүләте төзү һәм шәригать кануннары кертү таләбе белән күпчелеге “Мөселман кардәшләре” тарафдарлары булган дистә меңнәрчә кеше җыелды. “Мөселман кардәшләре” илдә хәзер оешкан сәяси көч булып тора.

Мисырда соңгы вакытта фундаменталистлар һәм заманча идарә тарафдарлары арасында каршылыклар көчәйде. Әлегә кадәр чараларга күпчелек очракта илдә демократик үзгәрешләр таләбе белән либерал берләшмә активистлары чыга иде.
XS
SM
MD
LG