Accessibility links

Кайнар хәбәр

31 июль - Украинада матәм көне


Бажанов исемендәге күмер базына төшү урыны
Бажанов исемендәге күмер базына төшү урыны
Җомга ике күмер базында булган казада үлгәннәргә 31 июньдә Украинада матәм көне була. Бу хакта президент Виктор Янукович фәрман имзалаган дип хәбәр ителә.

Ике казада үлүчеләр саны 25 кешегә җитте.

Украина гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Донецки өлкәсендәге Бажанов исемендәге күмер базында үлгән җиденче эшченең җәсәде табылды, дип хәбәр итте. Анда җомга көнне күтәрү җайланмасы җимерелгән иде. Тагын дүрт эшчене эзләү дәвам итә, дүрт кешене хастаханәгә салдылар.

Бер тәүлек эчендә Украинада күмер базында ике каза булды. Җомгага каршы төндә Лугански өлкәсендәге “Суходольская-Восточная” күмер базында метан шартлап 18 кеше үлде, тагын сигез кешенең язмышы билгесез. Каза сәбәпләрен хөкүмәттән махсус төркем тикшерә.
XS
SM
MD
LG