Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокуратура “Континент” очышлары тукталганга тикшерү үткәрә


Русия транспорт прокуратурасы банкротлыкка чыккан “Континент” һава ширкәте очышлары тукталганга тикшерү үткәрә.

Бүген Росавиация дә шундый ук үтенеч белән Русия баш прокуратурасына мөрәҗәгать иткән. “Континент” үзенең эшчәнлеген туктату турында җомга игълан итте. Аның төрле һава аланнарына 30 миллион сум бурычы бар. Кичә Русиянең төрле шәһәрләреннән йөзләрчә кеше, “Континент” банкротлыкка чыкканга, оча алмады. Аларны барасы җирләренә башка һава ширкәтләре очкычлары илтә.

Русия транспорт министры Игорь Левитин Росавиациягә “Континент” очкычларын тоткарларга кушты. Ширкәтнең тугыз Ту-154М очкычы бар.
XS
SM
MD
LG