Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү елгасында кораб батып тугыз кеше үлгән


Мәскәү елгасында ял итүчеләрне йөрткән корабның батуы нәтиҗәсендә тугыз кеше үлгән. Русиянең тикшерү комитеты хәбәр итүенчә, һәлак булучылар арасында җиде юлчы һәм капитан.

Якшәмбегә каршы төндә бәйрәм чарасы уздырылган кораб йөк ташучы икенче корабка бәрелеп су астына китә. Анда барлыгы 16 кеше була, шуның җидесе исән кала. Алар арасында Төркия ватандашы да бар.

Су транспортын кулланудагы кагыйдәләрне бозу өлкәсендә җинаять эше ачылган. Корабның хуҗасы – капитан Геннадий Зингер элек административ җаваплылыкка тартылган булган. Шул исәптән корабка тиешледән күбрәк юлчыны кертү өчен дә.
XS
SM
MD
LG