Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүрия хәрбиләре Һама шәһәрен басып алды


Сүриядә танк армиясенең Һама шәһәрен басып алганда дистәләрчә кеше үлгән. Хокук яклаучыларның соңгы мәгълүматларына караганда, 40тан артык кеше һәлак булган. Элек 13 кешенең үлүе әйтелгән иде.
Һаманы басып алу ай дәвамында барды. Соңгы дүрт айда президент Бәшәр Асад режимына каршы иң көчле демонстрацияләр нәкъ бу шәһәрдә барды.

Лондондагы Сүрия хокук яклау үзәге оешмасы (Syrian Observatory for Human Rights) белдерүенчә, хастаханә исемлеге һәм Хама халкы сүзләренә таянып, үлгәннәрнең исемнәре ачыкланган. Әмма моны әле бәйсез чыганаклардан тикшереп булмый.

Икенче хокук яклау төркеме илнең көнчыгышында Дейр-эз-Зор шәһәрендә узган төндә ут ачу нәтиҗәсендә алты кеше үлгәнен әйтә. Бу мәгълүматны шулай ук әлегә тикшереп булмый.

Соңгы мәгълүматларга караганда, хөкүмәткә каршы чаралар башланганнан бирле – дүрт айда Сүриядә 1 мең 800дән артык кеше үлгән. Аларның 1 мең 500е – тыныч халык.
XS
SM
MD
LG