Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай көнбатышында шартлауда өч кеше, һөҗүмдә сигез кеше һәлак булган


Кытай көнбатышындагы Кашгар шәһәрендәге шартлауда полиция вәкилен дә керетп өч кеше үлгән. Аңа кадәр генә Кашгарда шулай ук шартлаулар булды, әмма зыян күрүчеләр турында мәгълүматлар юк.

Шул ук вакытта пычак белән коралланган ике кешенең Кашгар халкына ташлануы хәбәр ителә. Нәтиҗәдә сигез кеше үлгән.

Reuters агентлыгы бер төркем уйгыр эмигрантларына сылтап бу районда комендант сәгате кертелүен һәм 100дән артык кешенең кулга алынуын хәбәр итә.

Кашгар шәһәре Синҗан уйгыр автоном төбәгенең көнбатышында Таҗикстан чигенә якын урнашкан.
XS
SM
MD
LG