Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израиль-Лүбнән чигендә атышлар булды


Бүген иртән Израиль-Лүбнән чигендә Лүбнән ягыннан Израильнең хәрби кизүенә ут ачтылар. Җавап утыннан Лүбнән хәрбие яраланды, ул израильләргә аткан булырга мөмкин. Атышу озакка сузылмады, дип белдерә “Азатлык” радиосы хәбәрчесе.

Әлеге хәл булган урынга ике яктан да өстәмә көчләр китерелгән. Израиль хәрбиләре, кизү Лүбнән чиген чыкмаган, дип белдерде. Әлеге хәл сәбәпләре тикшереләчәк.

Израиль Лүбнәндәге БМО тынычлык көчләре UNIFIL-га Израиль хәрбиләренә бернинди сәбәпсез ут ачылды, дип шикаять итте. Чыганаклар исә ике як та вәзгыятьне катлауландырырга теләмәде, ди.

Узган ел да Рамазан ае алдыннан 3 августта ике яктан атышлар вакытында чик буенда җитәкчелек иткән израиль батальоны командиры үтерелгән иде. Җавап утыннан Лүбнәннең ике солдаты һәм анда булган журналист һәлак булды.
XS
SM
MD
LG