Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү елгасында көймә казасында үлгәннәрнең кем булуы ачыкланды


Русия тикшерү комитетының транспорт идарәсе “Интерфакс”ка, капитанны да кертеп барлыгы сигез кеше үлгән, тагын бер пассажир хәбәрсез югалган, дип белдерде. Аны эзләү дәвам итә. Җиде кеше исән калган.

Якшәмбегә каршы төндә көймә баржага бәрелеп батты. Су транспортын куллану кагыйдәләрен бозуда җинаять эше кузгатылган. Көймә 12 кешегә исәпләнсә дә, анда барлыгы 16 кеше булган.
XS
SM
MD
LG