Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иерусалим мәхкәмәсе Цветковичны Босниягә тапшыру карары чыгарды


Цветкович уртада, Израильдәге мәхкәмәдә
Цветкович уртада, Израильдәге мәхкәмәдә
Иерусалим мәхкәмәсе хәрби җинаятьләрдә гаепләнгән Александр Цветковичны Босниягә тапшыру карары чыгарды. Цветкович утыз көн эчендә бу карарны Израиль Югары мәхкәмәсенә шикаять итә ала.

Босния сербы Цветкович 2006 елда Израильгә китә, гыйнвар аенда Босния үтенече белән кулга алына.

Александр Цветкович ватанында 1995 елда Сребреницадан ерак булмаган Браньевода меңнәрчә мөселманны юк итүдә катнашуда гаепләнә.
XS
SM
MD
LG