Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мински метросындагы террор гамәлен тикшерү төгәлләнде


11 апрельдә шартлау буласы көнне видео язган тасма
11 апрельдә шартлау буласы көнне видео язган тасма
Беларус прокуратурасы Мински метросында 11 апрельдәге террор гамәлен тикшерү тәмамлану турында белдерде. Ул вакытта анда 15 кеше үлде, 200-дән артык кеше яраланган иде. Бу атна ахырына кадәр тикшерелгән эш мәхкәмәгә тапшырылырга тиеш.

Әлеге террор гамәлен кылучылар дип исәпләнгән Витебскида яшәүчеләр Влад Ковалев һәм Дмитрий Коноваловка гаепләү белдерелде.

Беларус баш прокуроры урынбасары Андрей Швед, гаепләнүчеләр үзләре эш иткән, әлеге җинаятьне кушып эшләткәнлеккә дәлилләр юк, дип әйтә.
XS
SM
MD
LG