Accessibility links

Кайнар хәбәр

Этикет белгече кыска ыштан киюне тыярга өнди


Русиянең этикет өлкәсендәге күренекле белгече Иван Арцишевский кыска ыштан киюне тәртипсезлек, вак хулиганлык дип бәяләргә тәкъдим итә.


Этикет белгече булудан тыш Русиянең Романовлар патша нәселе берләшмәсе вәкиле дә булган Арцишевский, петербурларның киемнәре күп очракта үзләре барган урыннарына бөтенләй туры килми дигән карашта. “Бик эссе һәм җайлы булганга карап кына Мариин театрына су коену киемнәрендә, ягъни бикинида килмибез бит, ә Петербурда театрлар гына түгел, Эрмитаж, Рус музее, Нева проспекты да бар", ди ул.

Элегрәк Петербур шәһәр идарәсендә дәүләт протоколы бүлеген җитәкләгән Иван Арцишевский, шәһәрдә яшәүчеләр нинди киемдә кафе, театр, кино һәм музейга барырга, ә нинди киемдә кызынырга мөмкин икәнен аңларга тиеш, дип исәпли. Шушы фикерен ул итагатьле киенүгә багышланган матбугат очрашуында белдерде. Анда хакимияттән берәү дә булмаган. Шуңа күрә бу тәкъдимнәрнең нинди юридик кысаларда гамәлгә куелуы да ачык кала.

Быел җәй Русиядә үтә дә эссе булу күпләрне бик җиңелчә генә кием киюгә этәрде. Зур шәһәрләрдә дә, авылларда да ике бармак арасына кыстырылган баулы башмаклар һәм кыска ыштаннар (шортлар) кию гадәти хәлгә әйләнде.

Модельерлар кыска ыштаннарның төрледән-төрлесен тәкъдим итә
Икенче яктан, дөнья модасы да кыска ыштаннар ягында. Соңгы вакытта билгеле модельерлар ирләр өчен төрледән-төрле кыска ыштаннар тәкъдим итә. Кыска джинслар, җиңелчә төсле тукымадан тегелгән тез өстенән генә булган кыска чалбарларны брендлы кием киштәләрендә дә, маникеннарда да күрергә була. Инде урамда да кыска чалбарлы костюм кигән, галстуклы кешеләрне очратырга була. Аларның аякларында яхшы күннән түфлиләр һәм кулларында кыйммәтле сумкалар. Каядыр эшлекле очрашуга ашыгалар.

Кыска ыштанның да төрлесе бар. Спорт өчен ефәктән йә булмаса синтетик материалдан тегелгәне дә, кискән чалбар кебекләре дә, шулай ук су коена торган төрләре дә бик күп.

Арцишевский да Петербурны әдәпле кала итеп күрү теләген белдергәндә, кайсысын тыярга кирәклеген ачык кына итеп әйтеп бирмәгән.

Чит ил туристлары җәйге җиңелчә башмакларны һәм кыска штаннарны (шортларны) хуп күрә. Ә аларга нишләргә?

Тышкы кыяфәт Петербур этикет белгечләрен генә түгел, ә башка илләрне дә борчый. Мисал өчен, Британиянең Брайтон һәм Хоув шәһәрләрендә бер транспорт ширкәте күлмәксез һәм футболкасыз автобусларда йөрүне тыйды. Бу кагыйдә эсселәр башлангач, 2011-ның җәеннән көчкә керде. Автобуска утырганнар тирләп утыргычларны тапландырмасын өчен шулай эшләнде.

XS
SM
MD
LG