Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйракта чиркәү янындагы шартлауда 14 кеше яраланды


Гыйракның төньягындагы Киркук шәһәрендә христиан чиркәве янында бомбалы машина шартлап, кимендә 14 кеше, шул исәптән, рухани да яраланды.

Чиркәүгә зур зыян килгән, якын-тирәдәге йортлар җимерелгән.

Гыйракта христианнар күп очракта ислам экстремистларының хәдәфенә эләгә. 2003 елдан меңнәрчә христиан тарафдары илдән киткән. Узган елның октябрендә кораллы сугышчылар Багдадтагы чиркәүгә һөҗүм итеп алтмышлап кеше һәлак булган иде.
XS
SM
MD
LG