Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Вәкилләр пулаты бурыч киртәсен күтәрүне хуплады


АКШның дәүләт бурычлары киртәсен күтәрү карары Вәкилләр пулатында расланганнан соң чират Сенатка күчте.

АКШның дәүләт бурычы киртәсен күтәрү турындагы карар Вәкилләр пулатында расланып Сенатка тапшырылды. Сенат аны төн уртасыннан да соңга калмый (Казанча иртәнге сигез) тавышка куярга тиеш.

Әлеге карар хөкүмәткә тагын да күбрәк бурычка керүне рөхсәт итә һәм ул гамәлгә кергән очракта, бурычка өстәмә алган хөкүмәт тиешле түләүләрен башкара алачак, АКШ тарихындагы беренче дефолттан котылып калачак.

Республиканнар күпчелекне тәшкил иткән Вәкилләр пулаты дүшәмбе көнне бу карарны 269 уңай, 161 каршы тавыш белән хуплады. Карарны хуплау өчен кимендә 216 тавыш зарур иде. Президент Барак Обаманың демократ фиркасе вәкилләре 95-кә 95 булып бүленеп тавыш бирде.

Вәкилләр пулатындагы демократлар җитәкчесе Нэнси Пелоси бу килешүне ошатмаса да, дефолт куркынычыннан котылу өчен аны хуплап тавыш биргәнлеген әйтте.

Вәкилләр пулатында Габриел Гиффордсны (уртада) каршылау
Карар тавышка куелыр алдыннан берничә минут алдан гына Вәкилләр пулатының демократ әгъзасы Габриел Гиффордсны алкышлар белән каршы алдылар. Бу аның гыйнвар аенда Аризона штатындагы бер сәүдә үзәгендә сайлаучылар белән очрашуда утлы коралдан яралануыннан соң Конгресста беренче күренүе булды.

Демократлар күпчелектә булган Сенаттан соң бу карар көн ахырына кадәр президентка тапшырылырга тиеш.

Сенаттагы демократлар җитәкчелеге дә, республиканнар җитәкчелеге дә бу карарга хуплау белдерә. Шуңа күрә ул Сенатта зарур булган 60 тавышны җиңел генә җыяр дип көтелә.

Белгечләр, әгәр дә хөкүмәткә яңа бурычлар алу рөхсәте бирелмәсә, хөкүмәтнең тиешле түләүләр өчен акчасы җитмәячәк һәм нәтиҗәдә АКШ икътисадында да, дөнья икътисадында да яңа кыенлыклар башланачак дип кисәтә.

Демократлар белән республиканнар арасында озак дәвам иткән бәхәсләрдән соң ирешелгән бу карар хөкүмәтнең бурычлары киртәсен тагын 2,4 триллион долларга күтәрүне, алдагы ун елда чыгымнарны 2,1 триллион долларга киметүне күздә тота.

Бәхәсләр барышында демократлар чыгымнарны киметү белән бергә байлар өчен салымнарны арттыруны таләп итсә дә, республиканнар моңа ризалашмады.

Путин АКШны паразитка тиңли

Русия премьер-министры Владимир Путин хакимият яклы яшьләрне җыйган Селигер җәйләвендә чыгыш ясап АКШның зур бурычлар җыюын паразитлык дип атады.

“Ил бурычка яши, димәк алар керемнәренә карап яшәми, һәм үз проблемнарының бер өлешен барлык дөнья икътисадына йөкли, билгеле бер дәрәҗәдә дөнья икътисадыннан суыралар”, диде Путин.

Русия премьеры АКШның финанс сәясәтен моңарчы да тәнкыйтьләп килә иде.

Путин үз чыгышында шулай ук Русия рублен төбәктәге алыш-бирештә куллану һәм резерв акчасы итү тырышлыклары турында да сөйләде.
XS
SM
MD
LG