Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каһирәдә татар-башкорт шәкертләре үзләрен инде иминрәк хис итә


Айн Шамс университеты
Айн Шамс университеты

Мисырда белем алучы татар-башкорт егетләренең кайберләре чуалышлардан соң кире Каһирәгә әйләнеп кайтты. Хөсни Мөбәрәк президент булганда мәчеткә йөрүчеләр һәм чит илләрдән килүче кайбер студентлар күзәтү астында булган.

Каһирәдәге Айн Шамс университетының дүртенче курсында белем алучы Ренат Моратов сүзләренчә, халык хәзер протестлар вакытында баш күтәргән демонстрантларны үтерүчеләрне җавапка тартуны таләп итә. Алар аеруча элекке президент Хөсни Мөбәрәкнең мәхкәмәгә тартылуына басым ясый. Бүгенге көндә Мөбәрәк авыру килеш хастаханәдә ята дип әйтелә.

“Әмма халык моңа ышанмый”, ди Ренат.

Аның әйтүенчә, хәзер мисырлар элекке заманнан аермалы буларак, үзләрен иркенрәк тота башлаган. Бу бигрәк тә иминлек өлкәсенә кагыла.

“Зинданга ябып куюдан куркып яшәү бетте дип әйтеп була. Дәүләтнең иминлек көчләре таратылды. Элек монда полиция дәүләте иде. Диндәгеләрне дә гел контрольдә тоттылар. Иминлек көчләренә барып хисап бирергә туры килә иде. Безнең кебек чит ил шәкертләренә дә барырга туры килде, әмма бу сирәк була иде инде”, ди Моратов.

Бигрәк тә теркәлү белән проблемнар тудырып, кешеләрне сорау алуга чакырта торган булганнар.

“Минем дә анда барганым булды. Алар: “Ничә ел укыйсың?”, “Кайдан акча аласың?”, “Кайсы мәчеттә намаз кыласың?” дип кызыксындылар. Мин килгәндә анда кеше бик күп иде. Барысы да диниләр – сакаллылар. Беренче тапкыр килмәүләре күренеп тора, аңлатмалар биреп йөриләр иде”, ди Ренат.

Чечен сугышчысының малае юкка чыккан

Каһирәдә Русиядән чыккан мөселман егетләренең тоткарлануы турында әледән-әле ишетергә туры килә иде. Аларны төрле экстремистик оешмаларга керүдә гаепләделәр. Моратов әйтүенчә, алар арасында татар-башкорт егетләре булмаган. Ә Төньяк Кавказ егетләрен хәтта Русиягә кайтарып җибәргәннәр.

“Документлары тәртиптә булуга карамастан, Кавказдан 200 кешене җыеп алдылар. Бу мөгаен сәяси заказ булгандыр. Аларны Русиядә инде һава аланында ук каршы алганнар. Анда таудагы бер чечен сугышчысының малае да бар иде. Мәскәүдә каршы алудан соң ул юкка чыкты”, ди Моратов.

Күбесенчә шәкертләрне мәчеттән өйлә намазыннан чыгуын көтеп торып документларын тикшерә торган булганнар. Хәзер халык бу вазгыятьтән арынып үзен тынычрак хис итә башлаган. Күбесе яңа хөкүмәт сайлангач илдәге икътисади хәл яхшырыр дип өметләнә.

Соңгы вакытта идарәгә “Мөселман кардәшләре” дини оешма вәкилләре килергә мөмкин дигән сүзләр куерды. Моратов сүзләренчә, бу оешма башта ук президент сайлавына үз намзәтен чыгармаячагын әйткән.

“Хәзерге вакытта илдә идарә итүче хәрби көчләр югары шурасының Facebookтагы битендә: “Кемне сайлар идегез?” дигән сорау алу уздырыла. Анда меңнәрчә кеше катнашты. Шуларның 31% БМО атом идарәсенең элекке башлыгы Әл-Барадей дигән кешегә тавыш бирде. Анда 18 намзәт күрсәтелгән. Һәм алар арасында дини кешеләр дә бар”, ди ул.

Татар-башкорт студентлары шулай ук уңай үзгәрешләргә өметләнеп яши. Алар нигездә Каһирә, Айн Шамс, Әл-Әзһәр университетларында белем ала. Әгәр дөньяви белем бирүче Каһирә һәм Айн Шамс өчен шәкертләрне мәгариф министрлыгы юлласа, дини белем бирә торган Әл-Әзһәргә я мөфтият җибәрә, я шәкертләр үзләре килеп урнаша. Ләкин төрле районнарда сибелеп яшәү сәбәпле, татарларның бергәләп очрашулар уздыру мөмкинлеге юк.

“Без бик күп. Очрашулар физик яктан мөмкин түгел. Һәркем үз танышлары белән генә элемтәдә тора”, ди Ренат.
XS
SM
MD
LG