Accessibility links

Кайнар хәбәр

Матвиенко “Петровский” бүлгесендә сайлауга чыга


Валентина Матвиенко
Валентина Матвиенко
Петербур губернаторы Валентина Матвиенко вакытыннан элек булачак сайлауда “Петровский” бүлгесе шурасына намзәт буларак теркәлде. Элгәре ул документларын шулай ук “Красненькая речка” бүлгесендә дә тапшырганлыгын белдергән иде. Сайлау 21 августта булачак.

Петербур сайлау комиссиясе Матвиенко катнашкан ике бүлгедә сайлау үткәрүне кануный дип тапты.

Федерация шурасы әгъзасы булу өчен Матвиенко Русия төбәкләрендә теге йә бу дәрәҗәдәге депутат мандатына ия булырга тиеш. Русия президенты Матвиенкога Федерация шурасын җитәкләргә тәкъдим иткән иде.
XS
SM
MD
LG