Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израильдә социаль протестта катнашучылар таләпләрен килештерә


Тель-Авивта торакка бәяләр үскәнгә каршылык чарасы
Тель-Авивта торакка бәяләр үскәнгә каршылык чарасы
Изарильдә илне чолгап алган социаль протест чарасында катнашучыларның вәкилләре Тель-Авив университетына җыелып сөйләшүләр үткәрә. Аларның төп максаты – таләпләрне барлап, аларны килештерү.

Сишәмбе иртәсендә Тель-Авивтагы хөкүмәт биналары каршында демонстрация үтте. Иерусалимда инвалидлар Югары мәхкәмә янында чара уздырды.

Тель-Авив янындагы Һошимер хастаханәсе хезмәткәрләре дә ике атна дәвамында эш шартларын яхшырту, хезмәт хакларын арттыру таләп иткән табибларга кушылды.

Израильдәге социаль протестларда илнең төрле тармакларыннан тормыш шартларын яхшырту таләбе белән күп халык катнаша.
XS
SM
MD
LG