Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриянең Һама шәһәрендә көчле шартлаулар ишетелгән


Шимбәдән бирле хөкүмәт гаскәрләре операциясе дәвам иткән Сүриянең Һама шәһәрендә бүген көчле шартлаулар ишетелгән.

Күрүчеләр әйтүенчә, Һамага өстәмә хәрби техника кертелгән. Сүриядәге хокук яклаучылар Һама белән телефон элемтәсе өзелде дип әйтә. Һама Бәшәр Әсадның президентлыктан китүен таләп иткән оппозициядәгеләрнең менә бишенче ай инде терәк урыны булып тора.

БМО иминлек шурасы бүген Сүрия хакимиятенең демонстрантларга карата көч куллануын хөкем итүче резолюция өлгесен тикшерүне дәвам итәргә җыена. Русия һәм Кытай Көнбатыш илләр тәкъдим иткән катгый чаралар күрүгә каршы чыга.
XS
SM
MD
LG