Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кировта милиция майоры бакчага йөрүче малайны кыйнаган


Кировта полиция майоры, 36 яшьлек Коснтантин Перминов балалар бакчасына йөрүче алты яшьлек малайны кыйнаган. Кировтагы тикшерү бүлеге белдерүенчә, Перминов берничә тапкыр малайның башына һәм битенә суккан. Күгәрү эзләре калган.

Перминов улы да шул ук бакчага йөргән һәм ул андагы бер малайның үзен рәнҗетүе турында әтисенә сөйләгән. Перминов бакчага әлеге малай янына “ирләрчә сөйләшү” өчен барган.

Перминов бу хәлдән соң эштән китүе турында гариза язган. Аңа карата кул күтәрүдә җинаять эше кузгатылган. Әгәр ул гаепле дип табылса, 40 мең сумга кадәр штраф түләргә йә булмаса 180 сәгатькә кадәр мәҗбүри хезмәткә тартылырга мөмкин.
XS
SM
MD
LG