Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү мәхкәмәсе Ходорковский адвокатлары шикаятен карамады


МИхаил Ходорковский
МИхаил Ходорковский
Мәскәү шәһәре мәхкәмәсе Михаил Ходорковский адвокатларының Преображенски мәхкәмәсен шикаять иткән гаризаны карамады.

Сүз ЮКОС-ның элекке башлыгын вакытыннан элек шартлы азат итү үтенечен кире кайтару турында бара. Үтенечне Преображенски мәхкәмәсе Ходорковскийны Карелиянең Сегежа шәһәрендәге төрмәгә озату хәбәре чыккач тикшерү барганда ябылу урынына җибәргән.

Адвокатлар әйтүенчә, вакытыннан элек азат итү үтенече документлары Сегежа мәхкәмәсенә әле дә барып җитмәгән. Үтенеч анда каралырга тиеш булган.

ЮКОС-ның элекке башлыклары Михаил Ходорковский нефть урлауда һәм кануный булмаган керемнәрне легальләштерүдә гаепләнеп 13 елга төрмәгә ябылган иде.
XS
SM
MD
LG