Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинаның «Краснокутская» күмер базында 26 эшчегә зыян килде


Украинаның Лугански өлкәсендәге «Краснокутская» күмер базында метан янып 26 эшчегә зыян килде.

Илнең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы күмерчеләрнең төрле дәрәҗәдә тәннәре пешкән дип хәбәр итә.

Каза урынында 37 эшче булган.

29 июль көнне Лугански өлкәсенең икенче бер «Суходольская-Восточная» күмер базында метан шартлап 27 кеше үлгән иде.
XS
SM
MD
LG