Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беларуста газ һәм җылылыкка бәяләр 10%-ка артты


Беларус министрлар шурасы карары белән гади халык куллана торган газ һәм җылылыкка бәяләр 10%-ка артты. Шулай ук 4 августтан җәмәгать транспортына да бәяләр күтәрелгән.

Май аенда ил акчасының 60%-ка бәясе төшү әлеге хәлгә китергән.

Беларус статистика комитеты бәяләр күтәрелүне Русия белән дә чагыштырып күрсәтә. Әгәр 2010 елның декабре белән чагыштырганда Русиядә куллану бәяләре 4,3%-ка үссә, Беларуста ул 11%-ка арткан.
XS
SM
MD
LG