Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеге БМО Иминлек Шурасының Сүриягә карарын хуплады


Сүриянең Һама урамнарында танклар
Сүриянең Һама урамнарында танклар
Әлеге карарда илдә йөзләрчә кешенең үлеменә борчылу белдерелә. Европа Берлеге әлеге белдерүнең нәтиҗәләре генә зур әһәмияткә ия булачак ди.

Европа Комиссиясе вәкиле Майкл Манн Брюссельдә үткән брифингта Европа Берлеге Сүрия президенты игълан иткән реформалар һәм күпфиркалелекне вәгъдә итүе игътибарга алынды, диде.

«Бу алга китеш, әмма ул тормышка ашар микән, күрербез. Әлегә кадәр игълан ителгән реформаларның нәтиҗәсен күрмәдек. Алар буш сүз булып калды», диде Манн.

Майкл Манн шулай ук Европа Берлеге тарафыннан Сүриядәге хакимияткә карата чикләүләрне арттыру мөмкинлеге тикшерелүен дә әйтте. Моңа кадәр Сүрия рәсмиләренә һәм кайбер ширкәтләргә дүрт этапта чикләү тормышка ашырылды инде. Берлекнең кайбер илләре чикләүләрне кырыслату ягында, әмма аның өчен еврозонага кергән 27 илнең дә хуплавы кирәк, диде Еврокомиссия вәкиле.
XS
SM
MD
LG