Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төрекмәнстан президентын сайлау 12 февральдә була


Төркмәнстан парламенты ил президентын сайлауны 2012 елның 12-нче февраленә билгеләде.

Хәзерге ил башлыгы Гурбангулы Бердымөхәммәтов бу вазыйфага 2007 елның 11 февралендә кереште. Аңа кадәр президент булган Сапарморат Ниязов илгә 21 ел җитәкчелек иткән иде. Ул 2006 елда вафат булды.

Төркмәнстанның яңа конституциясе нигезендә президент биш елга сайлана.
XS
SM
MD
LG