Accessibility links

“Рубин”нга Лион шәһәреннән "Олимпик" туры килде.


Казанның "Рубин" футбол такымы Чемпионнар лигасының төркем этабына эләгү өчен Франциянең Лион шәһәреннән “Олимпик” футбол такымы белән көч сынашачак.

Казан такымының Чемпионнар лигасындагы көндәше бүген Швейцариянең Ньон шәһәрендә уздырылган җирәбә белән билгеле булды.

"Рубин" беренче матчын 16-17 августта Франциядә уздырачак. Җавап очрашуы исә 23-24 августта Казанда узачак.

"Рубин" "Олимпикны"ны җиңгән очракта, Русиядән Чемпионнар лигасы төркем матчларында көч сынашачак өченче такым булачак.

"Рубин" яңа гына Киев "Динамо"сын 2-0 һәм 2-1 исәбе белән җиңүгә ирешкән иде.
XS
SM
MD
LG