Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәсми Тифлис Медведев әңгәмәсенә әлегә фикерен белдермәде


Рәсми Тифлис Русия президенты Дмитрий Медведевнең Көньяк Осетиядәге хәрби низагка өч ел тулу уңаеннан Русия һәм Грузия журналистларына биргән әңгәмәсенә әлегә фикерен белдермәде.

Президент яклы хакимияттәге фиркадән булган депутатларда әңгәмәнең аеруча тискәре фикер тудыруы әйтелә. Сәясәтчеләр, Русия президенты бернинди яңалык та әйтмәде, дип белдерә. Шул ук вакытта алар алдагы елларда Мәскәүгә Грузиянең хәзерге башлыгы Михаил Саакашвили белән эш итәргә туры киләчәген дә әйтә.

Әңгәмәдә Медведев Саакашвилины “кул бирергә теләмәгән” һәм нинди дә булса сөйләшүләргә барырга җыенмаган шәхес дип белдерде.

Шул ук вакытта Тифлистә, Медведевнең Русиянең Дөнья сәүдә оешмасына керүенә Грузиянең ризалыгы, ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрне торгызырга мөмкинлек бирер иде, дип әйтүен “эчтәлекле” дип атыйлар.
XS
SM
MD
LG