Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дагыстанда элекке район башлыгы үтерелгән


Дагыстан башкаласы Махачкалада Тляратински районының элекке башлыгы Шамил Рәсүлов үтерелгән.

Республика тикшерү комитеты хәбәр итүенчә, билгесез кешеләр Рәсүлов барган машинага ут ачкан. Ул шунда ук һәлак булган.

Рәсүлов 2010 елга кадәр Тляратински районына җитәкчелек иткән. Сайлаудан соң бу урынга туганының улы утырган булган. Сайлау протестлар һәм хакимият бинасын җимерүләр белән үткән.
XS
SM
MD
LG