Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстанда элекке президентның энесе хөкем ителде


Әхмәт Бакыев
Әхмәт Бакыев
Кыргызстанда элекке президентның энесе Әхмәт Бакыевка хөкем карары чыкты. Җәләл-Абад мәхкәмәсе аны милли нәфрәт уятуда һәм тәртипсезлекләр оештыруда гаепләп, җиде елга каты тәртиптәге төрмәгә ябу карары чыгарды. Мәхкәмә утырышы көчәйтелгән иминлек чаралары астында Бишкәктә барды.

Әхмәт Бакыев бер ел элек Кыргызстанның көньягындагы Җәләл-Абадта кулга алынган иде. Ул элекке президент, абыйсы Корманбәк Бакыев узган елның апрелендә илдән качкач анда яшеренгән булган.

Тикшерү мәглүматларынча, Әхмәт Бакыев Кыргызстанның көньягындагы тәртипсезлекләрне оештыручыларның берсе булган. Алар Җәләл-Абад өлкәсендә хакимиятне үз кулларына алырга теләгән. Ул вакытта ике кеше үлде, җитмештән артык кеше яраланган иде.
XS
SM
MD
LG