Accessibility links

Кайнар хәбәр

Исламчылар Сомали башкаласыннан чигенде


Сомалидагы «Әш-Шәбаб» исламчы төркемнәр шимбә төнендә ил башкаласы Могадиштагы берничә ел торган сызыкларыннан китте.

Төркем вәкиле «хәрби тактика үзгәргәнгә» исламчылар Могадиштан чыкты дип әйтә.

«Әл-Каидә» белән бәйләнештә булган исламчылар Сомали үзәк хөкүмәте гаскәрләренә каршы сугыша. Могадишта Африка Берлеге тынычлык көчләре аларга каршы торган иде. Соңгы елларда дистә меңнәрчә кеше сугыш корбаны булды.

Сомалиның көньягы «Әш-Шәбаб» контролендә кала. БМО белдерүенчә, анда йөз меңнәрчә кеше ачлыктан интегә.
XS
SM
MD
LG