Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытайга «Муифа» давылы килгәнгә 500 мең кеше күчерелгән


Кытайның төньяк-көнчыгышына көчле «Муифа» давылы килгәнгә диңгез буе өлешендә яшәүчеләр – 500 меңнән артык кеше башка урынга күчерелгән.

Элгәре давыл Кытайның Шанһай ягына килер дип көтелгән иде. Шимбә Шанһайдагы ике һава аланында 200-дән артык очыш туктатылды. Хакимият метро ябылыр һәм тимер юл элемтәсе туктар дип кисәтте.

Фаразларга күрә, давыл Шанһайдан читтән, үтеп Шаньдун вилаятенә килер дип көтелә.

«Муифа»дан Филиппин, Тайвань һәм Япониянең Окинава утравына зыян килде.
XS
SM
MD
LG