Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәшәр Әсад көч куллануны халыкны “бандитлардан саклау” дип атый


Сүрия президенты Бәшәр Әсад
Сүрия президенты Бәшәр Әсад
Сүрия президенты Бәшәр Әсад бүген, гадәти тормышка каршылык тудыручы “бандитлардан гади халыкны саклау дәүләтнең бурычы булып тора” дип белдерде. Бу сүзләрне Сүриянең САНА дәүләт мәгълүмат агентлыгы китерә.

Әмма шул ук вакытта хөкүмәткә каршы күтәрелешләрне көч кулланып бастыру дәвам итә. Сүрия хокук яклаучылары якшәмбе көнне Дәер-әз-Зор, Һомс һәм Һама шәһәрләрендә кимендә 57 кеше үтерелгән дип хәбәр итә. Шәһәрләр танклар һәм артиллерия белән чолгап алынган. Гади халыкның аннан качып китү мөмкинлеге юк.

Төркия хөкүмәте башлыгы Рәҗәп Эрдоган сишәмбе тышкы эшләр министры Әхмәт Давытоглын гади халыкка карата көч куллануны туктату турында катгый таләп белән Шәм-Шәрифкә җибәрәчәген белдерде.

Халыкара җәмәгатьчелек Сүрия хакимиятен кискен тәнкыйть итүгә карамастан, Дәер-әз-Зорда да армия операция башлады.

Кичә БМО Генераль секретаре Пан Ги Мун Сүрия президенты Бәшәр Әсад белән телефоннан сөйләшкән вакытта гади халыкка каршы хәрби көч куллануны туктатуны таләп иткән иде.
XS
SM
MD
LG