Accessibility links

Кайнар хәбәр

Абхазия һәм Көньяк Осетиядәге Русия гаскәрләре килешүе Думага тапшырылды


Русия президенты Дмитрий Медведев Дәүләт Думасына Грузиядән ерылырга теләүче Көньяк Осетия белән Абхазиядә Русия гаскәрләрен урнаштыру турында бу ике республика белән килешүне тапшырды.

Килешү былтыр Мәскәүдә имзаланган. Анда, аерым алганда, Русия, Абхазия һәм Көньяк Осетиянең суверенлыгын саклау өчен хәрби көч куллану тәртибе билгеләнә.

Бүген бу ике сепаратист республикага бәйле Русия-Грузия сугышы башлануга өч ел тулды.
XS
SM
MD
LG