Accessibility links

Кайнар хәбәр

Финанс базарларын тынычландыру өчен чаралар күрелә


Дөнья финанс җитәкчеләре финанс базарларында төшенкелек көчәя барганда вәзгыятьне тотрыклыландыру өчен чаралар күрә.

АКШның кредит рейтингы төшүдән һәм еврозонадагы яңа борчулы хәбәрләрдән соң төшенкелекне туктату өчен дөнья җитәкчеләренең инвесторларны тынычландыруына карамастан, дөнья финанс базарларында төп индексларның төшүе дәвам итә.

Standard & Poors рейтинг агентлыгы бурычлары күп булган Кушма Штатларның кредит рейтингын узган җомгада тарихта беренче мәртәбә ААА дәрәҗәсеннән АА+ дәрәҗәсенә төшерде.

Шул ук атнада АКШ икътисадының җанлануы акырын баруга һәм бурычлар кризисының Европага да таралуына бәйле борчылулар сәбәпле дөнья финанс базарларының кыйммәте нык төште.

Әлеге борчылулар сәбәпле атна ахырында Җиделек төркеме илләре финанс базарларын тотрыклыландыру һәм икътисадый үсешне тәэмин итү өчен бергәләп эшләргә җыенуларын белдерде.

Дүшәмбе көнне Егермелек төркеме илләренең финанс министрлары һәм үзәк банк башлыклары да дөнья финанс базарларын тотрыклыландыру өчен зарур булган барлык чараларны күрергә әзер булуларын белдерде.

Испания һәм Италиянең бюджет дефициты сәбәпле бурычлар кризисына кушылу мөмкинлеге артканда, якшәмбе көнне Европа үзәк банкы Испания белән Италиянең хөкүмәт облигацияләрен сатып алырга әзер булуын белдереп вәзгыятьне тынычландыру эшенә кушылды.

Италия белән Испания кредит алу бәясен моңа кадәр күрелмәгән дәрәҗәгә күтәргән бурыч проблемнарын чишү һәм үз икътисадларын җанландыру өчен яңа чаралар һәм реформалар игълан иткәннән соң, Европа үзәк банкы еврозонада хөкүмәт облигацияләрен актив рәвештә сатып алачагын белдерде.

Бу чаралар Европадагы финанс базарларына бераз ярдәм итсә дә, Азия базарлары өчен инде соңарган иде. Азия базарларының төп индекслары 2-4 процентка төште.

Әмма Европа базарларындагы баштагы югалтуларны кире кайтару да кыска гомерле булып чыкты.

Европа үзәк банкының облигацияләрне сатып алу турындагы белдерүеннән соң җанлана башлаган Европа финанс базарларында кичкә таба тагын төшенкелек күзәтелде.
Тимоти Гайтнер

Кушма Штатларның финанс министры Тимоти Гайтнер якшәмбе көнне Standard & Poor’sның АКШка биргән бәясен куркыныч карар дип хөкем итеп чыкты.

Аңа кадәр Ак Йорт республиканнарның Гайтнерны вазифасыннан алырга чакыруларына карамастан аның үз вазифасында калачагын белдерде.

Ак Йорт сүзчесе Джэй Кэрней президент Барак Обама Гайтнерның министлыкта калуын сорады һәм аның вазифасында калу карарын хуплый диде.
XS
SM
MD
LG