Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британиядәге чуалышларда катнашкан 400 кеше кулга алынды


Соңгы өч көндә Британиядәге чуалышларда катнашкан 400-ләп кеше кулга алынган. Бәрелешләрдә 30-дан артык полиция хезмәткәренең яралануы хәбәр ителә.

Берничә көн элек Лондонның Тоттенһэм районында башланган яндыру һәм талаулар сишәмбегә каршы төндә башкаланың тагын берничә районына, шулай ук Бирминһем, Бристол һәм Ливерпул шәһәрләренә дә күчте.

Агрессив яшьләр төркемнәре биналарга ут төртә, кибетләрне талый, полиция белән бәрелешә.
XS
SM
MD
LG