Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дэвид Кэмерон: Тәртип урнаштыру өчен барысы да эшләнәчәк


Британия премьер-министры Дэвид Кэмерон хакимият Лондонда һәм илнең башка шәһәрләрендә тәртип урнаштыру өчен барысын да эшләячәк дип белдерде.

Соңгы өч көндә Британиядәге чуалышларда катнашкан 400-ләп кеше кулга алынган. Бәрелешләрдә 30-дан артык полиция хезмәткәренең яралануы хәбәр ителә.

Берничә көн элек Лондонның Тоттенһэм районында башланган яндыру һәм талаулар сишәмбегә каршы төндә башкаланың тагын берничә районына, шулай ук Бирминһем, Бристол һәм Ливерпул шәһәрләренә дә күчте.

Агрессив яшьләр төркемнәре биналарга ут төртә, кибетләрне талый, полиция белән бәрелешә.

Бүген тәртип саклау оешмалары белән ашыгыч киңәшмә үткәргән Кэмерон әйтүенчә, урамнардагы полиция көчләре ныгытылачак һәм алар кыюрак эш итәчәк.

Британия шәһәрләрендәге чуалышлар сәбәпле атнакич Британия парламенты да җәйге ялын өзеп махсус утырышка җыелачак.

Чәршәмбе көнне Лондонда үтәргә тиеш булган Англия һәм Нидерланд җыелма такымнары арасындагы футбол матчы чуалышлар сәбәпле үткәрелмәячәк.
XS
SM
MD
LG