Accessibility links

Кайнар хәбәр

Долларның киләчәге турында Казанда да борчылалар


Дөнья финанс базарларында хиссәләр һәм акчаларның бәясе кискен үзгәреп торуы, кризисның икенче дулкыныннан курку хисе уятты.


Гади Казан кешеләре арасында тырышып җыйган акчаларын доллар һәм еврода саклап тотучылар шактый. АКШ акчасының курсы төшкәндә, машина һәм фатир кредитларын долларда алучылар да бихисап. Долларның кинәт үсеп китүе аларны сөендерми, әлбәттә.

Башкалар рубльнең кыйммәте төшүгә көенә, чөнки бу инфляция һәм бәяләрнең артуы дигән сүз. Шуңа да казаннар дөнья финанс базарларындагы хәлләр белән кызыксынып тора.

Сишәмбе кичендә Казан банкларында долларны 28,30дан алып 29,38 сумга кадәр бәядән саталар иде. Банк хезмәткәрләренә соңгы көннәрдә курс саннарын гел үзгәртеп торырга туры килде. Чөнки бу арада доллар һәм рубль валюта базарларында кискен хәрәкәтләр ясады.

Кискен хәрәкәтләр инвесторларны куркыта

Үткән атнада АКШ конгрессында демократлар һәм республиканнар арасында озын-озак бәхәсләр барганда, долларның башка ил акчаларына, шул исәптән рубльгә карата бәясе төште. Июль ахырыннан август башына кадәр доллар 27,50 сумлык дәрәҗәгә тәгәрәде.

АКШ Конгрессында дәүләт бурычлары мәсьәләсендә фиркаләр ахыргы карарга килгәч, долларның бәясе күтәрелә башлады.

Аннан соң S&P агентлыгының АКШ кредит рейтингын төшерүе турында билгеле булды. Аннан соң базарлар ишелә башлады. АКШ икътисады ышанычсыз икән дип, ширкәтләр һәм бай кешеләр акцияләрен һәм башка кыйммәтле кәгазьләрен сата башлады.

Русия биржаларында да шул ук хәл күзәтелде. Соңгы вакыт эчендә беренче тапкыр нефтьнең иң яхшы саналган маркаларына бәя 100 доллардан да төшеп киткәч, рубльнең дә нигезе какшады.

9 августта, мәсәлән, бер көн эчендә доллар 80-89 тиенгә үсте. Алыш-бирешләрдә аның бәясе хәтта 30 сумннан да артып киткән мәлләр дә булды. 9 августта Русия Үзәк банкы уртача курсны 29 сум 41 тиен дәрәҗәсендә билгеләде.

"Глобэкс" банкы өлкән трейдеры Виталий Марков, рубльнең алга таба да арзанаюн фаразлый. "Якын арада доллар бәясе 31 сумга җитәргә мөмкин. Кайбер оптимистик фаразаларга караганда, көзгә таба АКШ долларының рубльгә карата бәясе хәтта 33-35 сумга җитә ала", ди ул.

Европа икътисадында хәлләр шәптән түгел, шуңа кайбер белгечләр евроның да рубльгә карата бәясе 45 сумга кадәр күтәрелер, дип уйлый.

Шул ук вакытта, башка белгечләр рубльнең бәясе төшүгә макро-икътисади нигез юк дип саный һәм Русия акчасының бәясе төшүен аңлата алмый.

Өч төрле юл

“БКС” финанс төркеменең валюта идарәсе башлыгы Павел Андреев rbc.ru сәхифәсендә урнаштырылган әңгәмәсендә, хәлләр өч төрле юлдан китәргә мөмкин, дип белдерә.

Беренчедән, Кытай кебек зур сатып алучы чимал ала башласа, нефть бәясе элекке дәрәҗәсенә кайтырга мөмкин.

Яисә, инвесторлар барыбер АКШ һәм Европада икътисадның тернәкләнеп чыгуына ышанмаска мөмкин, ул вакытта нефть бәясе $100-115 тирәсендә тибрәләчәк, доллар 28 сумлык элекке дәрәҗәсенә кайта ала.

Белгеч Павел Андреев фикеренчә, хәлләр начар юлдан китсә, нефть бәясе $90га кадәр төшеп, АКШның бер доллары өчен 36 сумга кадәр түли башларга мөмкиннәр. Мондый хәлләр 2008 елгы кризис вакытында булган иде.

Сәясәттән башка булмый

Шушы мөмкинлекләр белән бергә, белгеч, сәясәтне дә игътибардан чыгармаска куша. "Сайлауалды чорында хакимият рубльнең тибрәлүен булдырмас өчен бөтен чараларны күрәчәк, зур һәм кечкенә "янгыннар"ны да сүндерәчәк, чөнки халык гадәттә валюта базарындагы үзгәрешләргә бик кискен реакция күрсәтә", дип әйтә “БКС” финанс төркеменең валюта идарәсе башлыгы Павел Андреев.

Бар белгечләр фикеренчә, Русия Үзәк банкы рубльнең нык кына төшүенә юл куймаячак, базарга акча чыгарып, ул бәя үсүне туктата ала.

Нефть һәм башка тауарларның инде икенче көн арзаная баруы мәсьәләсенә Русия премьер-министры Владимир Путин, сишәмбе көнне Сочида фикерен белдерде инде. Ул "Русия Үзәк банкы һәм Финанслар министрлыгы хәлләрне күзәтеп бара, кирәк булса базарларга акча чыгарачак", дип белдерде.

РБК каналы хәбәр иткәнчә, Путин, халыкны кризис куркынычы белән куркытмаска кушкан. "Өркетә башлыйсыз икән, негатив нәтиҗәләрне якынайтасыз, ә алар бөтенләй булмаска да мөмкин", дип әйткән булган ул.

XS
SM
MD
LG