Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия: Сүриядә алдагы көннәр хәлиткеч булачак


Сүриядә алдагы көннәр вакыйгаларның тәрәккыяте өчен хәлиткеч булачак һәм Төркиянең әлеге күрше илдәге хәлләргә бәйле гамәлләрен билгеләячәк.

Бүген бу турыда Сүриядән кайткан Төркия тышкы эшләр министры Әхмәт Давытоглу белдерде. Кичә ул Димәшктә Сүрия президенты Бәшәр Әссад белән сөйләшүләр үткәрде.

Алты сәгать чамасы дәвам иткән сөйләшүләрдә Төркия министры Сүрия хакимиятләреннән оппозициягә карата репрессияләрне туктатуны таләп итте.
XS
SM
MD
LG