Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыкара кызыл хач комитеты табибларга һөҗүмнәр артуга борчылу белдерә


Халыкара кызыл хач комитеты хәрби бәрелешләр булган урыннарда табибларга һәм медицина корылмаларына һөҗүмнәр артуга борчылу белдерә.

Бүген чыгарылган хисапта 16 илдә, шул исәптән Либия, Сомали һәм Әфганстанда табибларга карата көч куллану очраклары турында әйтелә.

Халыкара кызыл хач комитеты баш мөдире Ива Даккорда әйтүенчә, табибларга һөҗүм итүчеләр халыкара кануннарны боза һәм нәтиҗәдә хәрби бәрелешләр барган урыннарда миллионнарча кешегә медицина ярдәме күрсәтү мөмкин булмый.
XS
SM
MD
LG