Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бирминһемдагы чуалышларда өч кеше һәлак булды


Британиянең Бирминһем шәһәрендә узган төндәге урам чуалышларында өч кеше һәлак булды.

Полиция белдерүенчә, үз милекләрен талаучылардан сакларга маташканда аларны машина бәргән. Машина йөртүче кулга алынган, аның кешеләрне ният белән бәрдерү-бәрдермәве әлегә билгесез.

Лондонда урам чуалышлары дүрт көн элек башланды. Узган төн анда чагыштырмача тыныч үтте.

Шулай да илнең башка шәһәрләре – Ливерпул, Лестер һәм Бирминһемда чуалышлар дәвам итте.
XS
SM
MD
LG