Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ике Корея арасында атышлар булды


Төньяк Корея бүген Көньяк Кореяның Йонпхендо утравы янында кимендә ике мәртәбә туп уты ачты.

Көньяк Кореяның Йонхап агентлыгы белдерүенчә, беренче тапкыр бер мәртәбә, икенче тапкыр өч мәртәбә атылган.

Коньяк Корея хәрбиләре дә аларга ут белән җавап биргән. Яраланучылар яки үлүчеләр турында хәбәрләр юк.

Узган ел әлеге утрауда шундый атыш нәтиҗәсендә Көньяк Кореяның дүрт ватандашы һәлак булганнан соң Сеул белән Пхеньян мөнәсәбәтләре кискенләшеп киткән иде.
XS
SM
MD
LG