Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда НАТО боралагын бәреп төшергән сугышчылар юк ителгән


Узган атнада АКШ хәрби боралагын бәреп төшереп андагы 38 кешене үтергән Талибан сугышчылары табылган һәм юк ителгән.

Бүген бу турыда Әфганстандагы халыкара көчләр җитәкчелеге белдерде.

Генерал Джон Аллен әйтүенчә, әлеге төркемгә каршы хәрби чара 8 августта үткән.

Узган атнада боралакны бәреп төшерү Әфганстада халыкара хәрби чаралар башланганнан бирле АКШ хәрбиләренең иң зур югалтуы булды.
XS
SM
MD
LG